Спас районында «Балыкларга ярдәм итик!» акциясендә катнаштылар
(Спас, 22 февраль, «Татар-информ», «Яңа тормыш» ). Узган чәршәмбедә Спас районы Рабига күлендә «Балыкларга ярдәм итик!» акциясен үткәрделәр. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Яз якынлашып килгән көннәрдә, сулыкларда кислород кытлыгы кичерүче балыкларга ярдәм итү максаты белән мондый чараны районда ел саен уздыралар.
Быел бу акциядә сәламәтлекләре чикләнгән мәктәп-интернатта укучылар, «Спас» дәүләт табигать комплекслы заказнигы, шулай ук биологик ресурслар буенча Татарстан Республикасы дәүләт комитеты белгечләре, ихтиолог, кече суднолар инспекциясе хезмәткәрләре, башкарма комитет вәкилләре катнашты.
Алар бергәләшеп Рабига күле бозында бәкеләр уйдылар һәм салкыннарда катмасын өчен камыш салдылар. Бу суны кислород белән баетырга һәм балыкларны саклап калырга ярдәм итәргә тиеш.