Ханты-Манси округының Салым бистәсендә «Сандугач» татар коллективы концерты була
19 майда Ханты-Манси автономияле округының Салым бистәсендә «Сандугач» татар коллективының «Сабантуй» концерты була. Бу хакта Вконтакте социаль челтәрендә «Сургут татарлары милли-мәдәни мохтарияте» сәхифәсендә хәбәр ителә.
Татар мәдәнияте коллективы кунакларга татар иҗаты бәйрәмен тәкъдим итәчәк, хореография номерлары һәм җырлар белән сөендерәчәк, диелгән хәбәрдә.