Татарстан авыл хуҗалыгы тулай продукциясе буенча илдә дүртенче урында тора
(Казан, 11 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). Татарстан авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукт күләме буенча Россиядә дүртенче урында тора. Бу хакта Татарстан Дәүләт Советының Экология, табигатьтән файдалану, агросәнәгать һәм азык-төлек сәясәте комитеты утырышында ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Ришат Хәбипов хәбәр итте.
«Татарстан авыл хуҗалыгы тулай төбәк продукт күләме буенча дүртенче позицияне саклап кала алды. Безнең алда Краснодар, Белгород һәм Ставрополье», — диде ул.
Ришат Хәбипов сүзләренчә, терлекчелек тармагының барлык категорияләрендә авыл хуҗалыгы продукциясендә үсеш күзәтелә.
«Былтыр 1 млн 893 мең тонна сөт җитештерелгән, Россиядә беренче урында торабыз. Терлекчелек, кошчылык буенча 40 тан артык проект гамәлдә. Бу безгә Россиядә лидерлык урынын саклап калырга мөмкинлек бирәчәк», — диде ул.