«Безнең ишегалды» программасы буенча Чаллыда зур мәхәлләләр кварталларга бүленәчәк
(Казан, 4 февраль, «Татар-информ», Гөлнар Гарифуллина). «Безнең ишегалды» республика программасы буенча Чаллыда зур комплексларны кварталларга бүләчәкләр. Бу хакта бүген «Ак чәчәкләр» бульварында брифингта журналистларга Татарстан Президенты ярдәмчесе Наталия Фишман-Бекмамбетова әйтте.
Ул ишегалларын төзекләндерү буенча Чаллының 27 нче мәхәлләсен мисалга китерде. Яр Чаллыда йортлар урнашу үзенчәлекле булуын искәртте. 27 нче мәхәлләдә озын йорт тирәсендә теләсә кайда машина кую гадәтен, тротуарлар булмавын билгеләп узды.
«Анда бернинди уңайлыгы, ямьлелеге булмаган зур киңлекләр бар. Ике Черек күл сыярлык буш урыннар күп. Җәяүлеләр йөрү урыннары анализланды. 27 нче комплексны кварталларга бүләргә җыенабыз. Чаллының үзенчәлеге шундый: кайчак ишегалдыннан чыгар өчен 10-15 минут кирәк», — диде Наталия Фишман.
Аның сүзләренчә, ишегалларын үзгәртеп кору проектларын уйлаганда, Авиатөзелеш, Яңа Савин районнары, Чаллы, Әлмәт, Арча территорияләрендә проблемалы участоклар өйрәнелгән.
Наталия Фишман төрле категория халык күп җәяү йөри торган маршрутлардан чыгып, еш кулланыла торган территорияләр билгеләнгәнен әйтте. Шул рәвешле, һәр ишегалдында иҗтимагый каркас формалашачак.
Татарстанда 9 мең 626 күп фатирлы йорт ишегалды исәпләнә. Программа буенча 2014 елга кадәр төзекләндерелмәгән ишегалларында эшләр башкарылачак.