Самара өлкәсенең «Яктылык» мәктәбендә җәйге лагерь ачылды
(Казан, 2 июнь, «Татар-информ»). 1 июньнән Самара өлкәсендәге «Яктылык» мәктәбе янындагы «Нур» көндезге лагере эшли башлады. Бу турыда « Самара татарлары » сайтында хәбәр ителә.
«Мәктәп яны лагерында балалар иртән зарядка ясады. Аннары музыка астында күнегүләр ясадылар һәм биеделәр. Асфальтта рәсем ясау бәйгесе дә оештырылды. Алар Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәмдә дә булды.Җәй дәвамында балаларны мавыктыргыч уеннар көтә», диелә хәбәрдә.