Россиядә ел башыннан бирле коронавирусның максималь тәүлеклек үсеше ачыкланган
(Казан, 7 октябрь, «Татар-информ»). Россиядә бер тәүлектә коронавирусның 27 550 яңа очрагы ачыкланган. Бу ел башыннан бирле иң зур күрсәткеч. Оператив штаб хәбәр иткәнчә, соңгы тапкыр 1 гыйнварда 27 меңнән күбрәк очрак теркәлгән булган. Бу көнне 27 039 кеше авырган, ә 2020 елның 31 декабрендә 27 747 кеше авыру йоктырган булган, дип хәбәр итә РИА Новости. Алдарак 25 133 кешенең вирус йоктыруы хәбәр ителгән иде. Үсеш темпы 0,33 проценттан 0,36га арткан. 924 кеше вафат булган, 20 300 кеше дәваланып беткән. Читать дальше...