Самара татарлары «Яктылык» мәктәбенең 25 еллык юбилеена багышлап агачлар утырткан
(Казан, 5 октябрь, «Татар-информ»). Самара татарларының « Бердәмлек » газетасында Эльмира Сәйфуллинаның «Чиста ярлар» акциясе турында язмасы чыкты. Акцияне татар мәктәбенең туган көненә багышлаганнар. Җәй үтте, иртәдән кичкә кадәр гөрләп торган су буйлары, урман аланнары бушап калды. Сары яфраклар арасыннан калкып чыккан чүп өемнәре генә җәен биредә кешеләр рәхәтләнеп ял иткәнне искә төшереп торалар. Чит илләргә ял итәргә йөрибез, андагы чисталыкка таң калабыз, ә үзебезнең артыбыздан җыештырырга әле һаман өйрәнә алмыйбыз. Читать дальше...