Түбән Новгородта Александр Хәйретдинов истәлегенә турнир бара
(Казан, 12 сентябрь, «Татар-информ»). Бу көннәрдә, 10-12 сентябрьдә, Түбән Новгород өлкәсе үзәгенең «Мещерский» комплексында Александр Хәйретдинов истәлегенә турнир була «21 июньдә, Түбән Новгородта яшәгән күренекле якташыбыз (Кече Рбишча), „Нижний Новгород“ профессиональ баскетбол командасын тудыручы Александр Владимирович (Рәшит Вафеевич — ред.) Хәйретдинов вафат булды», — дип яза «Туган як» газетасы. Ярышларда Түбән Новгород командасы, «Цмоки-Минск» һәм Мәскәүнең «МБА» клублары катнаша, диелә хәбәрдә.