Сербия «Спутник V» вакцинасын «омикрон»га каршы иң нәтиҗәле препарат дип тапты
(Казан, 23 декабрь, «Татар-информ»). Россиядә уйлап табылган «Спутник V» вакцинасы Сербия тарафыннан коронавирусның яңа штаммы - «омикрон»га каршы иң нәтиҗәле препарат дип табылды. Бу хакта Мәскәүдәге оператив штаб хәбәр итә. Галимнәр фикеренчә, бустер дозасын алганнан соң препаратның нәтиҗәлелеге 80 проценттан да артып китәргә мөмкин. РФ Президенты Владимир Путин Сербия лидеры Александр Вучич белән очрашуда коронавирус инфекциясенә каршы көрәштә Россия һәм Сербиянең уңышлы хезмәттәшлек итүен билгеләп үтте. Читать дальше...