Ринат Фәхретдинов: "Татар булуымны белсеннәр дип көрәшәм"
Катнаш көрәш төрендә (MMA) чыгыш ясаучы көрәшче Ринат Фәхретдинов Абу-Дабида узган турнирда көндәшен нокаут белән җиңде. Бу җиңүдән соң ул дөньяда иң дәрәҗәле саналган UFC лигасына чакырылды. Ринат Азатлыкка спорттагы уңышлары, дөньяга карашлары турында сөйләде.