Әбиләргә Сәид Нурси китапларын укучы ханымны экстремист оешма оештыруда гаепләмәкчеләр
Чаллыда яшәүче 62 яшьлек Нәкыя Шәрифуллинаны Русиядә "Нурчы"лар оешмасын оештыруда гаепләргә мөмкиннәр. 60-80 яшьлек әбиләр белән Сәид Нурси китапларын укыган Шәрифуллина элек 100 мең сум штрафка тартылган иде инде.