Рөстәм Миңнеханов Яңа ел уңаеннан видеомөрәҗәгать белән чыкты
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов татарстанлыларны видеомөрәҗәгать белән котлады. Ул ике телдә, Казан Кремле фонында яздырылган.
"Яңа ел һәрвакыт ниятләр, яңару һәм уңышка ирешү өмете белән бәйле. Без амбициоз планнар төзибез. Тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлгән республика программаларын тормышка ашыруны дәвам итәбез", - ди Президент.
"Яңа ел тынычлык, гаилә иминлеге, хезмәттә яңа казанышлар, күңел җылысы алып килсен", - дигән теләкләрен җиткерә Рөстәм Миңнеханов.