Мамадышта балалар “Каурый өмәсе“ндә катнашты
(Казан, 5 декабрь, «Татар-информ»). Мамадыш шәһәре «Кояшкай» балалар бакчасында күңелле бәйрәм узды. Сабыйлар татар халкының «Өч кыз» әкиятен сәхнәләштергән. Әкиятнең ахыры дәвамлы булды. Ике кыз, ялгышларын аңлап, өченче туганнары белән берләшеп, әбиләрендә «Каурый өмәсе»ндә катнашты. Бу турыда Бөтендөнья татар конгрессы матбугат хезмәте хәбәр итә.
Читать дальше...