2020 елда Россиядә «Югары уку йортына онлайн керү» сервисы эшли башлаячак
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). 2020 елда Россиядә «Югары уку йортына онлайн керү» сервисын эшләтеп җибәрергә ниятлиләр. Аны эшләү белән РФ Фән һәм югары белем бирү министрлыгы шөгыльләнә. Бу хакта ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Югары уку йортына өйдән чыкмыйча да кереп булачак. Әлеге проектта катнашу өчен илнең 52 университеты сайлап алынган инде», - диелә хәбәрдә.
Сервис, Дәүләт хезмәтләре бердәм порталыннан файдаланып, абитуриентларга бакалавриат һәм специалитет программалары буенча югары уку йортына керү өчен кирәкле документларны тапшырырга мөмкинлек бирәчәк.
Моннан тыш, әлеге портал ярдәмендә абитуриентлар конкурслар белән бәйле вәзгыятьне күзәтә һәм узган уку елында вузга керү баллары буенча тулы мәгълүмат алачак. Шул рәвешле, мәктәп тәмамлаучылар югары уку йортына керүдә үз мөмкинлекләрен бәяләү белән бергә, үзләренә туры килә торган вузларның тулы исемлеген дә беләчәк.
Югары уку йортына документлар тапшыруның традицион алымнары да (уку йортына үзең килеп, почта һәм вузлар сайты аша) саклана.