«Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы стелага «Хөррият» сынын яңадан урнаштырдылар
(Казан, 31 декабрь, «Татар-информ»). «Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы стелага ремонтланган «Хөррият» сынын яңадан урнаштырдылар. Шул хактагы фото социаль челтәрләрдә дөнья күрде.
Скульптураны постаментка кран ярдәмендә урнаштырдылар.
«Хөррият» статуясын стеладан быелның сентябрь аенда ремонтлау өчен алганнар иде. Скульптураны милли-мәдәни үзәкне реконструкцияләү (ул «Татинвестгражданпроект» проекты буенча үткәрелә) кысаларында яңарттылар.
Казан» милли-мәдәни үзәге каршындагы Азатлык стеласына әлеге статуяны 1996 елда урнаштырдылар. Ул алтын йөгертелгән хатын-кыз-кошны хәтерләтә. Статуяның авторы – Кадим Җәмитов.