Путин үзмәшгульләргә дәүләт корпорацияләре сатып алуларында катнашырга рөхсәт итте
(Казан, 29 декабрь, «Татар-информ»). РФ Президенты Владимир Путин үзмәшгуль гражданнарга, шулай ук шул ук шартларда кече һәм урта бизнеста булган кайбер башка юридик затларга дәүләт корпорацияләре сатып алуларында катнашырга мөмкинлек бирүче законга кул куйды. Тиешле документ шимбә көнне хокукый мәгълүмат рәсми порталында басылып чыкты. Бу хакта РИА Новости хәбәр итә.
Закон үзмәшгуль гражданнарга кече һәм урта бизнеста дәүләт компанияләре катнашында сатып алуларда булган - сатып алу өчен мәҗбүри квоталар, товарларга һәм хезмәт күрсәтүләргә кыскартылган түләү вакыты, партнерлыкның төрле программаларында катнашу ташламаларын бирә.
2019 елдан башлап Мәскәүдә, Мәскәү өлкәсендә, Калуга өлкәсендә һәм Татарстанда эксперименталь форматта үзмәшгульләр өчен салым кертелде. Бу тариф Мәҗбүри медицина иминияте фонды иминият взносларын үз эченә ала, ләкин Пенсия фондына акча күчерүне күздә тотмый. Кереме 200 мең сумнан артмаган эшмәкәрләр үз смартфоннарына «Минем салым » кушымтасын урнаштыра һәм аның аша физик затлар белән эшләгәндә керемнең 4 процентын яки компанияләр белән эшләгәндә 6 процентын түли ала.
Элегрәк декабрь аенда Дәүләт Думасы әлеге режимны Россиянең тагын 19 субъектына - донор төбәкләргә һәм 1 миллионнан артык кеше яшәгән шәһәрләр булган төбәкләргә тарату турында закон кабул иткән иде.
РФ финанслар министры Антон Силуанов ноябрь башында бөтен илгә бу режим якынча 2020 елның 1 июленнән таралырга мөмкин, дип белдерде. Бу, 2019 елга нәтиҗәләр ясалганнан соң, законнар җыелмасына үзгәрешләр кертү өчен кирәк, дип аңлатты Финанс министры урынбасары Илья Трунин. Ә Дәүләт Думасының Бюджет комитеты рәисе урынбасары Леонид Симановский экспериментны бөтен илгә тарату турындагы карар якындагы, язгы сессия барышында кабул ителергә мөмкин, дип белдерде.