Азнакайда елның иң яхшы татар теле укытучысын ачыкладылар
(Азнакай, 22 декабрь, «Татар-информ», «Маяк», Резеда Шәрипова). Азнакай шәһәренең 6нчы мәктәбендә «Иң яхшы татар теле укытучысы» республика бәйгесенең район этабы үтте. Анда барлыгы 4 педагог катнашты.
7нче мәктәпнең татар теле укытучысы Гөлфинә Фазлыева фәнне тирәнтен белүен генә түгел, яңа алымнар һәм технологияләр кулланып, укучылар белән иҗади эшләвен дә күрсәтеп, җиңү яулады.
Ул район данын зона этабында яклаячак.