Себер татарлары пәрәмәч пешерү серләрен өйрәтте
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»).Төмән өлкәсенең Большеречье районының Үләнкүл авылында Себер татарлары пәрәмәч пешерү серләре белән уртаклашкан. Бу хакта Омск өлкәсе Татар-милли автономиясе хәбәр итә.
Үләнкүл мәдәният йорты белгече Рушания Дәүләтбагина сүзләренчә, пәрәмәч — милли татар ашы. Камыр юка булган саен, ризык тәмлерәк, йорт хуҗабикәсе шулкадәр уңганрак була.
«Элек кәләшләрне пәрәмәч әзерләүләрен карап бәяләгәннәр. Пәрәмәчне бөгү саны 21 булырга, шулпа агып чыкмаска тиеш. Бер көнне бер гаилә кунаклар чакырып сыйласа, икенче юлы башка гаилә пәрәмәч ясап чакыра. Пәрәмәчләрне кайнар килеш ашарга кирәк, шулай тәмлерәк була», — ди ул.
Бирегә Омск өлкәсе территориясендә этнографик һәм авыл туризмы урыннарын булдыру буенча «Мирас» проектын гамәлгә ашыру кысаларында махсус комиссия килгән.
Үләнкүл авылына килгән оештыру комитеты составында федераль дәрәҗәдәге белгеч — Россия халыклары Ассамблеясы Советы рәисе урынбасары, Россия Президенты каршындагы милләтара мөнәсәбәтләр советының Дәүләт милли сәясәтен мәгълүмати тәэмин итү комиссиясе җаваплы секретаре Андрей Худолеев булган.
Чара Омск өлкәсенең «Мәдәният» төбәк татар милли-мәдәни автономиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла. Проектны эшләүдә Президент грантлары фонды акчасы кулланыла.