Тәтеш районының ике авылында үзара салым өчен тавыш бирәләр
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Тәтеш районы Льяш авыл җирлегендә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча референдум уза. Сайлау участоклары бүген иртәнге җидедә Льяш һәм Олы Бисәр авылларында ачылды. Бу хакта «Тәтеш таңнары» газетасы яза.
Гражданнарның үзара салым программасы Татарстан Хөкүмәте тарафыннан җирлекләрне үстерүгә ярдәм итүнең бер формасы булып тора. Ул финанслашу принцибы буенча эшли — авылларда һәм шәһәрдә яшәүчеләрдән җыелган һәр сумга республика хөкүмәте дүрт сум өсти.
Элегрәк «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгы гражданнарның үзара салымы буенча Татарстан тәҗрибәсен Россиянең 34 төбәгендә куллана башлауларын хәбәр иткән иде.
Референдумнар һәм гражданнар җыеннары 24 ноябрьдә, 1, 8, 15 декабрьдә узды.