Казан мәктәпләрендәге ата-аналар комитетлары арасында иң яхшыларын сайладылар
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Казанда ата-аналар комитетларының «Тату сыйныф серләре» республика конкурсының зона этабына йомгак ясалды. Яңа Савин районының 7 номерлы гимназиясенең һәм Мәскәү районының 102 номерлы гимназиясенең ата-аналар комитеты иң яхшысы дип табылды. Бу турыда Казанның Мәгариф идарәсенә сылтама белән Мэриянең матбугат хезмәте хәбәр итте.
Икенче урында Совет районының 171 номерлы мәктәбе, өченчедә Вахитов районының 27 номерлы гимназиясе, Киров районының 57 номерлы мәктәбе һәм Совет районының 181 номерлы мәктәбе булды.
Зона этабына конкурсның район этапларында җиңүчеләр — тугыз ата-ана берләшмәсе чыкты. Һәр коллектив визит карточкасы, сыйныфта дустанә мөнәсәбәтләрне чагылдырган фотоальбомнар, стена газеталары кергән күргәзмә белән таныштырды. Катнашучылар шулай ук мәдәнияткә багышланган иҗади проектны да якладылар.