Самара татарлары «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясенә кушылды
(Казан, 22 декабрь, «Татар-информ»). Самара өлкәсенең Камышлы районында «Теләкләр чыршысы» хәйрия акциясе башланып китте. Бу хакта Самара татарлары сайтында хәбәр ителә.
Аз керемле гаиләдә тәрбияләнүче һәм инвалид булган 14 бала Кыш Бабайга үз теләкләрен язды.
Балаларның хыялларын чара иганәчеләре - оешма җитәкчеләре тормышка ашырды, диелә хәбәрдә.