Әлмәттә табиблар һәм ветераннар фатир ачкычлары алды
(Әлмәт, 20 декабрь, «Татар-информ», «Әлмәт таңнары»). Бүген Әлмәттә бюджет өлкәсе һәм предприятиеләре хезмәткәрләре, грант алучы табиблар, Бөек Ватан сугышы ветераннары, күп балалы гаиләләр, ятим балалар, авария хәлендәге торактан күченүчеләр күптән көтелгән фатир ачкычларын алды. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
Изаил Зарипов проспектында 120 фатирлы 3нче йорт һәм Гафиятуллин урамында 249 фатирлы 70нче йорт файдалануга тапшырылды.
Йортлар ТР Президенты каршындагы Дәүләт торак фонды тарафыннан социаль ипотека программасы буенча төзелгән.
Барлык фатирлар да сантехника, электр һәм газ плитәләре, янгын сигнализациясе датчиклары, су, газ, электр энергиясе счетчиклары белән җиһазландырылган.