Казанда автомобиль өлкән яшьтәге ир-атны таптаткан
(Казан, 20 декабрь, «Татар-информ», Алексей Новиков). Казанда чит ил машинасы өлкән яшьтәге ир-атны бәрдергән. Ир-ат кома хәлендә. Бу турыда шәһәр Дәүләт автоинспекциясендә хәбәр иттеләр.
Бүген көндез «Киа» автомобиле йөртүчесе тиешсез урында юл аша чыгып барган 73 яшьлек ир-атны таптаткан.
Зыян күрүченең баш сөяге-мие җәрәхәтләнгән. Аны кома хәлендә хастаханәгә озатканнар.