Рөстәм Миңнеханов Мәскәүдә медиаклубта Татарстан икътисады үсеше турында сөйләде
(Казан, 16 декабрь, «Татар-информ»). 2019 ел йомгаклары буенча республикада икътисад үсеше темплары 101 процент тәшкил итәчәк, төп капиталга инвестицияләр күләме 630 млрд сумнан 650 млрд сумга кадәр була. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында хәбәр итте.
«Елны яхшы тәмамлыйбыз, республикада гамәлгә ашырыла торган барлык 40 программа да тулысынча үтәлә. Икътисад үсеше темплары югарырак та була алыр иде, хәзер ул 101 процент тирәсендә. Әмма бу нефть чыгаруны чикләү белән бәйле, автомобиль базары һәм нефть химиясе продукциясе базарының кайбер проблемалары бар. Шуңа да карамастан, без республика икътисадын тотрыклы дип саныйбыз», — диде Миңнеханов.
Республика җитәкчесе Россия Президенты Владимир Путинга КАМАЗның 50 еллыгы тантанасында булган вакытта икътисад торышы һәм дәүләт программаларын гамәлгә ашыру турында сөйләвен әйтте.
«Социаль программаларны гына да без 40 млрд сумга, юл программаларын 35 млрд сумга гамәлгә ашырабыз. Гомумән алганда, инвестицияләр күләме 630 млрд сумнан 650 млрд сумга кадәр тәшкил итәчәк», — диде республика җитәкчесе.