Әтнәдә Үзбәкстан парламенты составы өчен өч дистәдән артык кеше тавыш биргән
(Әтнә, 16 декабрь, «Татар-информ», «Әтнә таңы», Фәридә Филатова). Әтнәдә яшәүче өч дистәдән артык кеше Үзбәкстан парламенты составы өчен вакытыннан алда тавыш бирде. Бу турыда район басмасы хәбәр итә.
22 декабрьдә Үзбәкстан Республикасында Олы Мәҗлеснең закон чыгару палатасына сайлаулар узачак. Бу мөһим вакыйгадан башка җирдә яшәүче гражданнар да читтә калмый. Аларның теләген истә тотып, вакытыннан алда тавыш бирү үткәрделәр.
Алдан тавыш бирү процедурасын Үзбәкстан Республикасының Россиядәге илчелеге вәкилләре үткәрде. Олы Әтнәгәда Үзбәкстан Республикасының Россиядәге вәкиллеге киңәшчесе Алишер Зиямухамедов кайтты.
«Бүген гражданлык бурычын үтәргә килдем. Биш кандидатураның үзем ышанганын сайладым. Ватаныбызда туганнар күп калды, үз тавышым белән аларга ярдәм итәрмен дип уйлыйм», — диде сайлаучыларның күбесе.
«Үзбәкстанның киләчәге безнең өчен дә мөһим. Шуңа күрә монда яшәүчеләр барыбыз да җыелып сайлауга килдек. Без татар халкын, аның традицияләрен хөрмәт итәбез. Үзебезнең гореф-гадәтләрне дә онытмыйбыз. Аралашып торабыз, бәйрәмнәрне бергә үткәрәбез», — дип сөйләделәр алар.