Татарстанда янгын чыккан йортта ир-ат һәлак булган
(Казан, 14 декабрь, «Татар-информ», Полина Шевчук). Татарстанда ут белән саксыз эш итү нәтиҗәсендә шәхси йортта янгын чыккан. Янгында йорт хуҗасы һәлак булган. Бу хакта Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан буенча Баш идарәсе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Җомга, 13 декабрьдә ашыгыч хезмәтнең 112 бердәм номерына Зәй районының Түбән Олыҗы авылында Үзәк урамда йорт януы турында хәбәр килде.
Бер катлы 60 кв.метрлы йорт януы ачыкланган. Янгыннан соң йорт корылмаларын тикшергәндә 58 яшьлек хуҗаның мәете табылган.
Янгын ут белән сак эш итмәү аркасында чыккан булырга мөмкин.