Үзбәкстанның Казандагы Генконсулы үз илендә барган реформалар хакында сөйләде
(Казан, 12 декабрь, «Татар-информ», Әдилә Зыятдинова). Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы соңгы өч елда үз илендә барган киң колачлы үзгәрешләр, шулай ук парламент мөһим роль уйнарга керешкән җәмгыять хакында сөйләде.
«Бездә биш юнәлеш буенча эш итү стратегиясе булдырылган, моңа парламент мөһим урынны алып торачак җәмгыять төзү дә керә. Биредә әлеге сайлауларны мисал итеп китерергә мөмкин», - дип искәртте Үзбәкстанның Казандагы Генераль консулы Фәриддин Насриев.
Хәзерге вакытта Казанда яшәүче Үзбәкстан гражданнары үз Ватанындагы парламент өчен алдан тавыш бирә. Татарстан башкаласында вакытыннан алда оештырылган сайлауларда 1,2 меңнән артык кеше катнашыр дип көтелә.
«Соңгы өч елда Үзбәкстан Республикасында барлык эшчәнлек өлкәләрендә дә киң колачлы реформалар узды. Моңа социаль өлкә һәм мәгариф системасы да, шулай ук икътисад та керә. Бездә хәзер туризм өлкәсе дә зур үсеш кичерә», - диде генконсул.
Ул туристлар агымының, Россия белән Үзбәкстан арасындагы товар әйләнешенең кызу темплар белән артуын билгеләп үтте. Казанда яшәүче Үзбәкстан гражданнары да Генераль консул белән килешә.