«Лекторий» проектында «Хәләл» стандартлары турында сөйләшәчәкләр
(Казан, 9 декабрь, «Татар-информ»). 11 декабрьдә Казанда ТР мөселманнары Диния нәзарәтенең «Лекторий» мөселман яшьләре проектының чираттагы ачык лекциясендә «Хәләл» стандартлары турында сөйләшәчәкләр. Бу хакта ТР Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шәригать кануннарына нигезләнеп, сорауларга Татарстан мөселманнары Диния нәзарәтенең «Хәләл» стандартлары комитеты рәисе Ирек хәзрәт Җиһаншин җавап бирәчәк.
Керү — ирекле. Очрашу Галиев мәчетендә 18:30 сәгатьтә узачак.