Мәктәп дәреслекләрен яңа кагыйдәләр буенча бәяли башлыйлар
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Россиядә мәктәп дәреслекләрен бәяләү өчен яңа кагыйдәләр үз көченә керде. Бу турыда Татарстан Мәгариф һәм фән министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итте.
Хәзер дәреслекләрнең федераль исемлеге ике өлештән торачак. Беренчесе - программаның мәҗбүри өлеше өчен кирәкле дәреслекләр, икенчесе - программаның төбәкләр яки мәктәпләр тарафыннан формалаша торган өлеше өчен.
Исемлектә китаплар экспертизасы ясаган авторлар, хокук ияләре генә түгел, экспертлар да күрсәтеләчәк.