Менделеевскида ире үтергән хатынны һәм аның балаларын җирләү өчен акча җыялар
(Чаллы, 4 декабрь, «Татар-информ», Эльвира Мөхәмәтдинова). Менделеевскида яшәүчеләр кичә ире үтергән хатынны һәм аның ике улын җирләүдә туганнарына ярдәм итү өчен акча җыя башлады.
Акчаны мәрхүмәнең әнисенең хисап номерына җыялар. Ул өч якын кешесен җирләячәк.
“Татар-информ” хәбәр иткәнчә, кичә төнлә ир-ат элеккеге хатынын, ике яшьлек улын һәм 19 яшьлек үги улын үтергән. Тагын бер бала - 12 яшьлек үги улы тәрәзәдән чыгып качкан. Хәзер бала белән психологлар эшли.
Үтерүчене тоткарлаганнар. Ир-ат якыннарын көнләшү аркасында үтерүен сөйләгән.