Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» генераль директоры Павел Косов белән очрашты
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов «Росагролизинг» АҖ генераль директоры Павел Косов белән очрашты. Бу турыда Татарстан Президенты матбугат хезмәте хәбәр итте.
Чара ТР Хөкүмәте Йортында узды. Төбәк белән «Росагролизинг» АҖ арасында үзара файдалы хезмәттәшлек мәсьәләләре турында сүз барды.
Аерым алганда, авыл хуҗалыгы предприятиеләрен өчен заманча техника белән тәэмин итүдә льготалы лизинг механизмын куллану турында сөйләштеләр.