Камал театры сәхнәсендә Зөлфия Камалова концерты була
(Казан, 4 декабрь, «Татар-информ»). 23 декабрьдә Г.Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрында Австралиядә яшәүче татар җырчысы Зөлфия Камалова концерты була. Бу хакта җырчы үзенең Instagram битендә хәбәр итте.
Концертта җырчы «Алты көн ярату» альбомыннан Йолдыз Миңнуллина шигырьләренә язылган җырларны башкарачак. Альбом быел 29 апрельдә тәкъдим ителде. Зөлфия Камалова шулай ук башка альбомнардагы җырларны да башкарачак.
Тамашада Амстердам җырчысы Michiel Hollanders, «Голос.Дети» финалисты Сәидә Мөхәммәтҗанова, шагыйрә Йолдыз Миңнуллина һәм башка артистлар катнаша.
«Концертта Michiel Hollanders, Геннадий Лаврентьев, Марат Татурас, Сәидә Мөхәммәтҗанова, Йолдыз Миңнуллина, Оскар Юнысов һәм башкалар катнашачак. Бик шәп булачак! Бу бик тиздән, бу яхшы яңалык белән уртаклашуыгызны үтенәм! " — дип язган җырчы.