Исламия Мәхмүтованы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән чагыштырдылар
(Казан, 4 декабрь, "Татар-информ"). Легендар актриса Исламия Мәхмүтованы соңгы юлга озату мәрәсимендә чыгыш ясаучылар аны беренче татар актрисасы Сәхибҗамал Гыйззәтуллина-Волжская белән чагыштырды. Бу сүзләр Тинчурин театрында әйтелде.
Озату мәрәсименә Татарстан Республикасы Премьер- министр урынбасары Васил Шәйхразиев, ТР Дәүләт Советы депутатлары Ркаил Зәйдулла, Рамил Төхфәтуллин, күренекле артистлар Әзһәр Шакиров, Хәлим Җәләлов, Нуриәхмәт Сафин, Зөфәр Харисов, театр директоры Фәнис Мөсәгыйтов чыгыш ясады.
Озату мәрасимен Татарстан мәдәният министры Ирада Әюпова алып барды.
Исламия Мәхмүтованы озатырга халык күп килгән иде, килүчеләр Тинчурин театры залына сыймады
Исламия Мәхмүтова җәсәде ире Хәлил Мәхмүтов белән янәшә Самосырово зиратында җирләнә.