Миңнеханов Байкал аръягы крае губернаторына кайгы уртаклашу телеграммасы юллады
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов 2019 елның 1 декабрендәге Сретенск районындагы һәлакәткә бәйле рәвештә Байкал аръягы крае губернаторы Александр Осиповка кайгы уртаклашу телеграммасы юллады. Бу хакта ТР Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Хөрмәтле Александр Михайлович! Татарстанлылар, шәхсән үз исемемнән Байкал аръягы краеның Сретенск районында булган автобус һәлакәте нәтиҗәсендә һәлак булганнарның туганнарының һәм якыннарының тирән кайгысын чын күңелемнән уртаклашам. Барлык зыян күргәннәргә тиз арада терелүләрен теләвебезне җиткерүгезне үтенәм», диелгән телеграммада.