Гыйнвар - ноябрь айларында Түбән Камада һава агулануның 18 очрагы теркәлгән
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Белгечләр быелның гыйнвар-ноябрь айларында Түбән Камадагы экологик вазгыять турында хисап тотты. Хисап чорында Роспотребнадзор идарәсенең территориаль бүлеге хезмәткәрләре 3,5 меңнән артык тикшерү үткәргән. Бу хакта «НТР 24» хәбәр итә.
Нәтиҗәдә, һавадагы зарарлы матдәләр концентрациясенең рөхсәт ителгән чигеннән артып китүнең 18 очрагы ачыкланды. Кагыйдә буларак, бу азот диоксиды, дигидросульфид, углерод оксиды, формальдегид, гидроксибензол һәм дихлорметан.
Быел Түбән Кама шәһәр суды экологик законнарны бозган өчен «Татнефть-АЗС», «Бәхетле-Агро» һәм «Түбән Кама Нефтехим» предприятиеләрен административ җаваплылыкка тартты.
«Татар-информ» элек Түбән Камада 2014 елдан 2018 елга кадәрге вакытта һаваның бензапирен белән пычрану дәрәҗәсе кимүен хәбәр иткән иде.