Республикада үзара салым программасын 47 меңнән артык татарстанлы хуплады
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстанда 1 декабрьдә үзара салым мәсьәләләре буенча референдумнарда 47 меңнән артык кеше булды, сайлауга исемлеккә кертелгән сайлаучыларның 58,5 проценты килде. Бу хакта Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәте хәбәр итә.
«Республиканың 17 авыл һәм шәһәр җирлеге территориясендә гражданнарның үзара салым мәсьәләләре буенча җирле референдумнар узды. Тавыш бирүдә 47 мең кеше катнашты, бу исемлеккә кертелгән сайлаучыларның гомуми саныннан 58,5 процентын тәшкил итә. Референдумнар барлык җирлекләрдә дә кабул ителгән карар белән үткәрелде дип танылды», — диделәр матбугат хезмәтендә.
Тавыш бирү барышын 140тан артык күзәтүче, шул исәптән партияләрдән һәм иҗтимагый оешмалардан да, җәмәгать контролен гамәлгә ашырды. Сайлау процессында катнашучыларга тавыш бирү өчен биналарга ирекле керү һәм эшләү өчен тигез шартлар тәэмин ителде.
Элегрәк референдумнар Татарстанның 21 районында 17 һәм 24 ноябрьдә узды. 8 декабрьдә үзара салым буенча тавыш бирү республиканың тагын 15 районында узачак, ә Тәтеш районы референдумнарга 22 декабрьдә кушылачак.
- Татарстанда үзара салым программасы 2013 елдан бирле тормышка ашырыла. Республика бюджетыннан бирелә торган акча күләме муниципаль берәмлек бюджетына кергән үзара салым акчаларының 1 сумына карата 4 сум күләмендә билгеләнгән. Кагыйдә буларак, акча авыл җирлекләрен төзекләндерүгә, шул исәптән юлларны, урамнарны яктырту системаларын үстерүгә, зиратларны карап тотуга юнәлдерелә.