Иннополис Университеты Күзәтчелек советы «НейроНет-Центр-Иннополис» берлеген хуплады
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Россия Хөкүмәте Йортында Россия Хөкүмәте Рәисе урынбасары Максим Акимов, Россия Цифрлы үсеш, элемтә һәм массакүләм коммуникацияләр министры Константин Носков, Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов һәм Күзәтчелек советының башка әгъзалары Россия ИТ-югары уку йорты Иннополис Университетының киләчәк үсеше турында фикер алышты. Бу хакта Иннополис матбугат хезмәте хәбәр итә.
«НейроНет-Центр-Иннополис» Яңа берлеге» Иннополис Университетын үстерү фонды катнашында төзелүе планлаштырыла, ул коммерцияле проектлар эшләү белән шөгыльләнәчәк һәм Нейронет ФТИ юл картасы кысаларында үткәрелә торган чараларда катнаша алачак», — диелә хәбәрдә.
Берлек Россиянең яңа продуктлар булдыру, баш мие интерфейсы-компьютер һәм психофизиологик тест системалары белән бәйле фәнни проектларны коммерцияләштерү өчен нейрохирургияләр өлкәсендәге алдынгы компанияләрен берләштерер дип көтелә.
ФТИ фонды хисабы буенча, юл картасы кысаларында Нейронет 2017-2018 еллар өчен бирелгән субсидияләр һәм грантларның гомуми суммасы — 3 млрд сум, ә Нейронет юнәлешендә дөнья базары 2020 елда 13,3 млрд долларга кадәр артачак, дип фаразлана.