Татарстанда үзара салым буенча референдумнарның чиста үтүен 140 күзәтүче күзәтте
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ», Динара Прокопьева). ЛДПР һәм «Гадел Россия» партияләреннән 140лап күзәтүче Татарстанда үзара салым буенча референдумнарда эшләде. Алар республиканың 17 районында сайлауларның чиста узуын күзәтте. Бу хакта «Татар-информ» хәбәрчесенә Татарстан Үзәк сайлау комиссиясе матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
«Төгәл итеп әйтсәк, 141 күзәтүче булды. Алар Татарстанның 17 районында эшләде. ЛДПР һәм «Гадел Россия» партияләреннән», — дип хәбәр иттеләр матбугат хезмәтендә.
Референдумнарда шулай ук «Чиста сайлаулар өчен» корпусы күзәтүчеләре дә эшләде. Аның өчен йөздән артык кеше өйрәнү үтте. Референдумнар өчен күзәтүчеләрне җәмәгать эшлеклеләре арасыннан сайладылар.