Татарстан кулланучылар берлеге Россия Федерациясендә иң яхшысы дип табылды
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Татарстан кулланучылар берлеге 2019 елның өченче кварталында РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасында берьюлы өч юнәлеш буенча лидер дип табылды. РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы Дмитрий Зубов Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка юллаган телеграммасында шул хакта хәбәр иткән.
«Эшчәнлек тармакларын нәтиҗәле үстергән өчен» Бөтенроссия ярышлары нәтиҗәләре буенча РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге системасының төбәк берлекләре арасында Татарстан кулланучылар берлеге 2019 елның өченче кварталы өчен түбәндәге номинацияләрдә: «Ваклап сәүдә итүне үстергән өчен», «Җәмәгать туклануын үстергән өчен» һәм «Хәзерләү эшчәнлеген үстергән өчен» беренче урынга лаек булды», — диелә телеграммада.
«Татарстан Республикасында кулланучылар кооперациясенә ярдәм күрсәткәнегез өчен өчен Сезгә ихлас күңелдән рәхмәт белдерәм», — дип искәрткән РФ Кулланучылар җәмгыятьләре үзәк берлеге башлыгы.
2019 елның 10 аенда Татарстан кулланучылар берлеге бүлекчәләре тарафыннан 1,3 миллиард сумлык продукция җитештерелгән. Баулы, Бөгелмә, Буа, Алексеевск кулланучылар җәмгыятьләре һәм кооперативлары аеруча уңышлы эшләгән. Аларның һәркайсы ай саен 8 миллион сумнан артыграк күләмдә продукция җитештергән.