Инвалидлар декадасы кысаларында йөзгә якын мәдәни чара оештырылачак
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). 3 декабрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара инвалидлар көненә Татарстан Республикасы мәдәният учреждениеләре күләмле план әзерләгән. Ул 100гә якын чараны үз эченә ала: хәйрия концертлары, спектакльләр, күргәзмәләр, экскурсияләр, лекторийлар, мастер-класслар, фильмнар күрсәтү һәм башкалар. Бу хакта ТР Мәдәният министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.
С.Сәйдәшев исемендәге ТР Дәүләт Зур концерт залында «Игелек сәнгате» хәйрия концерты була. Анда сәламәтлекләре ягыннан мөмкинлекләре чикләнгән артистлар катнашачак. Алар белән бер сәхнәдә Анна Гөлишәмбарова җитәкчелегендәге «Яңа музыка» Казан камера оркестры, Миләүшә Тәминдарова җитәкчелегендәге ТР Дәүләт камера хоры, джаз пианисты Андрей Руденко, вокалистлар Алинә Шәрипҗанова, Айдар Сөләйманов, Кирилл Логинов, Карина Җиһаншина чыгыш ясаячак.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә татар дәүләт драма театры артистлары шәһәр хәйрия марафонында катнашачак. 4 декабрьдә алар «Исток надежды» мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә булачак. Моннан тыш, 5 һәм 6 декабрьдә театрда хәйрия спекатакльләре планлаштырылган.
Чаллы дәүләт курчак театрында декабрьнең беренче декадасында шәһәрнең берничә социаль һәм дәвалау учреждениесеннән балаларны көтәләр. Кечкенә тамашачылар «Сюрприз», «Тылсымлы карчык» һәм «Алтын чеби» спектакльләрен күрә алачак.
«Казан Кремле» музей-тыюлыгы белгечләре Республика балалар клиник хастаханәсендә күчмә чаралар оештырырга планлаштыралар.
1-10 декабрьдә Татарстан Республикасы Милли музеенда һәм аның филиалларында экскурсияләр, Татарстан тарихы буенча лекцияләр, иҗади кичәләр, очрашулар оештырылачак.