Төмәндә себер татар музыкасы аудио-дискы тәкъдим ителде
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Төмән шәһәренең Татар мәдәнияте үзәгендә себер татар музыкасы аудио-дискы тәкъдим ителде. Бу хакта Бөтендөнья татар конгрессының матбугат хезмәте хәбәр итә.
Себер татар музыкасы аудио-дискы «Себер татарларының милли-мәдәни автономиясе» Төмән өлкә иҗтимагый оешмасы ярдәмендә дөнья күргән.
Дискны әзерләүгә филология фәннәре кандидаты, «Фонетика и графика современного сибирскотатарского языка», «Грамматика современного сибирскотатарского языка» дигән китаплар авторы Максим Сәгыйдуллин зур өлеш керткән. Программада себер татар авторлары: Галия Абайдуллина, Клара Кучковская, Мөнирә Хөснетдинова иҗат иткән шигырьләр яңгырады.