Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнаша
(Казан, 2 декабрь, «Татар-информ»). Бүген Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Иннополис Университетының Күзәтүчеләр советы утырышында катнаша. Утырышны Мәскәүдә РФ вице-премьеры Максим Акимов үткәрәчәк. Бу хакта «Татар-информ» агентлыгына ТР Президентының матбугат хезмәтеннән хәбәр иттеләр.
«Татарстан Президенты „Иннополис Университеты“ югары белем бирү коммерцияле булмаган автоном оешмасы Күзәтүчеләр советы утырышында катнашырга ниятли», — дип искәрттеләр матбугат хезмәтендә.
- Вице-премьер Максим Акимов IT-университетның күзәтүчеләр советы рәисе итеп 2019 елның маенда сайланды. Ил Хөкүмәтендә Акимов «РФ цифрлы икътисады» илкүләм программасын гамәлгә ашыру өчен җавап бирә.
Иннополис Университеты кадрлар әзерләү һәм цифрлы икътисад проектларын гамәлгә ашыруда терәк югары уку йорты санала. Университетта 38 илдән килгән 600дән артык студент белем ала. Югары уку йортының дөнья күләмендә 36 академик партнеры бар.
Биредә индустрия өлкәсендәге бурычларны хәл итү өчен 14 тикшеренү лабораториясе һәм 7 эшләнмәләр үзәге булдырылган. Югары уку йорты Россиянең 131 әйдәп баручы IT-компаниясе белән хезмәттәшлек итә, биредә белем алучы студентлар диплом сыйфатында индустриаль проектлар яклый.