Главные новости Йошкар-Олы
Йошкар-Ола
Декабрь
2020

Эдвард Габдуллаҗанов: «Максатыбыз — энергетика өлкәсендә дөньякүләм лидерлыкка ирешү»

0
Эдвард Габдуллаҗанов: «Максатыбыз — энергетика өлкәсендә дөньякүләм лидерлыкка ирешү»

«Кил, кер һәм рәхәтләнеп укы!»

Уку йорты янында «Энергетикларга багышлана» дигән панорама тора. Бер караудан ук Бөек Ватан сугыш елларында энергетикларның керткән өлеше никадәр зур булганын аңлыйсың. Казандагы Энергетика университетының тарихы 1930 елдан ук башлана. «Без аякларыбызда нык торабыз һәм киләчәккә ышаныч белән карыйбыз», — ди югары уку йортының 90 еллык юбилее турында ректор Эдвард Габдуллаҗанов.

Энергетика университетын Россиянең йөз иң яхшы югары уку йорты исемлегенә керүне максат итеп куйганнар. Яңа төзекләндерелгән уку йортында Диссертацион Советның ике яңа залы ачылган, алар ТАССРның һәм ГОЭЛРОның 100 еллыгына багышланган. «Статуслы буласыбыз килә. Казан энергетика университетында төп кеше — студент һәм профессорлар. Без моны һәрвакыт искәртеп торабыз», — диде ректор.

Эдвард Юнысович, энергетика университеты кешене кайсы ягы белән җәлеп итә? Ни өчен абитуриент бу уку йортын сайлый?

Кабул итү кампаниясе быел карантин вакытына туры килде. Шуңа карамастан, барысын да оештырып чыга алдык. Колл-үзәк ачтык, бер көнгә якынча 1600 шалтырату булды, 20 кешебез эшләде. Абитуриентларны Бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәсендә кабул иттек, уртача 72,12 балл иде (чагыштыру өчен, узган ел — 71 балл).

Безнең уку йорты дүрт институт, 150дән артык фәнни-белем алу лаборатория һәм үзәктән тора. Барлыгы 1321 бюджет урыны каралган. Киләсе елда бакалавриатка 1045 студент кабул итәргә ниятлибез. Бүгенге көндә 10 меңнән артык студент Россия регионнары, ерак һәм якын көнчыгыш илләреннән килеп белем ала. Студентларыбызның 54 проценты — Татарстаннан, 22 проценты — Башкортстаннан.

Елның төп вакыйгалары студентларның уку һәм көнкүреш шартларын кайгыртудан гыйбарәт. Без Россиядә соңгы ун елда дүртенче тулай торак төзи торган бердәнбер вуз. Уку йорты янында урнашкан 21 катлы бина студентлар өчен уңай шартлар тудырылган йорт булачак. Төзелеш узган елның маенда башланды, хәзер исә бина эчендәге эшләр генә калды. Яңа тулай торак студентлар өчен 2021 елның сентябреннән ачыла.

Моннан тыш, быел без университетның «В» корпусына капиталь ремонт ясадык һәм «Г» корпусын «Д» корпусына тоташтырдык. Хәзер студентларга салкын вакытта урамга чыгу ихтыяҗы юк.

Күптән түгел студентлар һәм укытучылар өчен университет китапханәсе, уку залы төзекләндерелде: электрон ресурсларга керү өчен компьютерлар, конференцияләр уздыру өчен экран һәм проектор куелган аерым бүлмәләр ачылды. Студентка бары җылы урын, яшәү һәм мөмкинлекләр генә кирәк. Күргәнегезчә, бездә бөтен нәрсә дә бар, кил, кер һәм рәхәтләнеп укы! Яшьләргә өмет зур.

«Дистанцион укуны техник вузларга бөтенләй кертмәс идем»

Шулай да, быел уку шартлары кинәт үзгәреш кичерде. Карантин энергетика университетына да «ишек шакыдымы»?

Пандемия безгә дә кагылды. Без моңа әзер идек. Университетта студентларга төрле яклап ярдәм итәргә тырыштык. Ике ай эчендә тулай торакта калган студентлар өчен бушлай кайнар ризыклар белән туклану нокталары оештырылды. Волонтерларыбыз үз-үзеңне изоляцияләү вакытында өлкән яшьтәге кешеләргә азык-төлек таратты. Чит ил студентлары өчен Интернациональ дуслык клубы төзелде, анда аларга психологик ярдәм күрсәтелде.

Дистанцион белем бирүдә җанлы аралашу җитеп бетми. Ул университетка килеп укуны берничек тә алмаштыра алмый, дигән нәтиҗәгә килдек. Дистанцион укуны техник вузларга бөтенләй кертмәс идем.

Икенче яктан, дистанцион укуга күчү Казан энергетика университетының электрон белем бирү технологияләре үзәге үсешенә яңа этәргеч бирде. Бу проектны узган елның сентябрь аенда ук башлап җибәрдек. Үкенмәдек, чөнки онлайн-укыту — киләчәк заман технологияләре ул, ансыз уку-укыту процессы алга бармас та кебек. Моңа өйрәнергә һәм ияләнергә кирәк.

Студентларыбыз һәм хезмәткәрләребезнең хәлен белеп торабыз. Университетта 800ләп хезмәткәр эшли, шуларның 32се төрле сәбәпләр белән ял алды. Тулай торакларда 1500ләп студент яши. Махсус изоляторлар булдырдык. Ул-бу була калса, студентны шушы изоляция бүлмәсенә урнаштырабыз. Һәрхәлдә, ниндидер кыен проблемалар тумады.

«Чыгарылыш студенты эшкә килгәндә иң түбән вазифага билгеләнергә тиешлеген аңласын»

Энергетикларның чыгарылыш студентларына таләпләре катгыймы?

Чыгарылыш студенты эшкә килгәндә иң түбән вазифага билгеләнергә тиешлеген аңларга тиеш. Кешене беркайчан да шунда ук җитәкче итеп куймыйлар. Аңа һөнәри эш бирергә кирәк. Үз вакытында мин слесарь, машина йөртүче булып та эшләдем. Шушы баскычлардан үткәндә генә син киләчәктә гади эшчеләрнең хезмәтен хөрмәт итә алачаксың.

Татарстандагы оешмаларга ун мең студент кирәкми, билгеле. Шунлыктан, Россиянең башка компанияләре белән дә хезмәттәшлекне киңәйтергә телибез. Башкортстан, Марий Эл, Чувашия, Якутия, Приморье, Сахалин, Камчаткадан килгән студентларыбыз бар. Кайсы гына тулай торакка кереп карасаң да, шартлары аерылмый. Мондый тулай торакта үзең дә яшәргә кызыгасың, чын.

Яңа төзелгән тулай торак шәһәрнең горурлыгы һәм матурлыгы булыр дип уйлыйм. Ул уңайлы урында — Кәҗә Бистәсе метро станциясе янында урнашкан. Татарстан Президенты ярдәме белән объектны 2017 елда федераль программага кертүгә ирештек. 2019 елда экспертиза узганнан соң, төзелеш эшләре башланды. Башта финанслауның 70 процентын алдык, ә калганын бюджеттан тыш чаралар тәшкил итәргә тиеш иде. Барлыгы 494 млн сум бүлеп бирелде. 2021 елның сентябрендә ачылачак.

«Энергетиклар барлык төр һөнәрдә дә кирәк»

Энергетика өлкәсендә уку нәрсә бирә?

Энергетиклар барлык төр һөнәрдә дә кирәк. Энергетика системасында гына тукталу дөрес түгел. Сәнәгатьтә дә, төзүчелек өлкәсендә дә ихтыяҗ җитәрлек. Торак-коммуналь хуҗалык өлкәсенә дә катнашыбыз бар. Бүгенге көндә шушы өлкә өчен белгечләр әзерли торган юнәлеш юк. Шуңа күрә бездә махсус лабораторияләр булдырылды. Тиздән белгечләр дә әзерли башлыйбыз. Квитанциянең 60 процент чыгымы җылылык һәм утка туры килә.

Бездә кыш салкын, шуңа ел саен җылылык бирү системасын контрольдә тотабыз. Ел саен тариф мәсьәләсендә бәхәс туа, шуңа күрә Президентыбыз Рөстәм Миңнеханов безгә «Ситуацион-аналитик үзәк» төзү концепциясен булдырырга кушты. Ул республикада җылылык белән тәэмин итүнең ышанычлы һәм сыйфатлы системасын үстерү максатында югары уку йортында фәнни һәм лаборатория мөмкинлекләрен куллануны күздә тота. Бу проектны гамәлгә ашыру торак-коммуналь хуҗалык хезмәтләренә халык чыгымнарын киметергә мөмкинлек бирәчәк. Җылылык белән тәэмин итү — социаль яктан әһәмиятле тармак.

«Татэнерго» компаниясе белән берлектә роботлаштырылган җылылык челтәрләре диагностикасы комплексын төзибез. Ул Татарстанның җылылык челтәрләрен контрольдә тотачак.

Моннан тыш, атом энергетикасы белгечлеген дә үстерәсебез килә. 2021 елда бу юнәлешкә лицензия бирелергә тиеш. Атом энергетикасы белгечлегенә бөтен дөнья буенча да сорау зур. Водород энергетикасы, яңартыла торган энергия чыганаклары кафедраларын ачтык. Киләсе елда лабораториясе дә булачак. Канәгать калып, бер урында гына утырырга ярамый, без дөньядан һәрвакыт бер адым алда атларга бурычлы.

Дөнья дәрәҗәсендәге «Циркуляр икътисад» фәнни-мәгариф үзәген төзергә уйлыйбыз. Циркуляр икътисад юнәлешендә чүпне аерым җыюга һәм аны дөрес эшкәртү серләренә өйрәнеп була.

Апрель ахырында КДЭУда «OpenScience: заманча практикалар, мәгълүмати ресурслар һәм инструментлар» дип аталган квалификация күтәрү курслары да онлайн узды. Конференцияне 356 югары уку йорты һәм фәнни оешмалары вәкилләре тыңлады.

Моннан тыш, бөтенроссия һәм халыкара конференцияләр, семинарлар, студентлар олимпиадалары, шулай ук фәнни проектларны һәм диссертацияләрне киң масштабта онлайн уздыру технологиясен камилләштердек. Сентябрьдә университетыбыз базасында Ю. Н. Руденко исемендәге Халыкара фәнни семинарның 92нче утырышы узды. Катнашучылар арасында Россиянең һәм БДБ илләреннән 70тән артык профессор бар иде. Семинар эшендә 5 диссертация каралды.

Ноябрьдә без Сумгаит дәүләт университеты белән берлектә «Гамәли физика һәм энергетиканың актуаль мәсьәләләре» II Халыкара фәнни конференциясен үткәрдек. Конференция секцияләрендә университетыбыздан җиде кеше катнашты, 25 докладчы чыгыш ясады.

Бүгенгә фәнни ачышлар ясалып беткән, ачасы әйбер калмады, дип уйлаучылар бар. Чыннан да шулаймы? Әллә яңалыклар бармы?

Ачышларның очы-кырые юк. Мисал өчен, КДЭУ галимнәренең ике эшләнмәсе «Россиядә уйлап табылган иң яхшы 100 әйбер» исемлегенә кертелде. Аның берсе нефть чыгаруны цифрлаштыру өлкәсенә карый, икенчесе — аккумулятор батареяләре һәм зур куәтле суперконденсаторлар нигезендә энергия туплый торган җиһазлар энергетикасы.

Моннан тыш, галимнәребез уйлап тапкан «Адаптив цифрлы җайланма» Россиядә хокук саклау алган һәм Роспатентның «Перспектив уйлап табылган әйберләр» мәгълүматлар базасы исемлегенә керде. Бу җайланма төрле объектларны урнаштыруның цифрлы системаларында идарә итүнең төгәллеген арттыру өчен кулланыла.

«Россети Волга» компаниясе өчен фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре кысаларында КДЭУда, мобиль җайланмаларны кулланып, югары вольтлы электр линияләрендә бозлавык катламнарын эретү ысуллары эшләнде.

Хәзерге вакытта КДЭУның Инжиниринг үзәге галимнәре энергия туплау системасын — тулаем бер бистәне ике тәүлек дәвамында электр энергиясе белән тәэмин итәргә сәләтле зур аккумуляторлар әзерли. Яңа технология эшләнмәләре йөкләнешләрне тигез дәрәҗәдә тотарга мөмкинлек бирә.

«Максатыбыз — энергетика өлкәсендә дөньякүләм лидерлыкка ирешү»

Энергоуниверситетның Татарстан өчен эшләгән эшләре нинди?

Быел җәен Татарстан Хөкүмәтенең энергетика университеты базасында Татарстан-фин циркуляр икътисад үзәген төзү турында карары чыкты. Эш юнәлешләренең берсе — икътисад өлкәсендә һөнәри осталыклар формалаштыру, предприятиеләр, министрлыклар һәм ведомство хезмәткәрләренең квалификациясен күтәрү. Проектның төп партнерлары — Финляндиянең «SITRA» инвестиция фонды һәм «Татнефтехиминвест-холдинг» Россия компаниясе. Безнең бурыч — циркуляр икътисадның барлык юнәлешләре буенча мәгълүмат алу, аның өчен кадрлар әзерләү, яңа белемнәрне халыкка җиткерү.

Казан энергоуниверситеты циркуляр икътисадның барлык юнәлешләре буенча мәгълүмат алуны, аның өчен кадрлар әзерләүне, яңа белемнәрне кулланучыга җиткерүне үз өстенә алды.

Максатыбыз — экологик чиста һәм ресурсларны саклый торган энергетика өлкәсендә дөньякүләм лидерлыкка ирешү, яңа чыганаклар булдыру, энергияне җиткерү һәм саклау ысулларын эшләү.

Казан энергоуниверситеты вәкилләре үзләренең фәнни-тикшеренү эшләре белән быел иң югары дәрәҗәдәге конкурсларда җиңде. Мәсәлән, «Предприятиеләр, оешмалар һәм учреждениеләрне электр белән тәэмин итү һәм электр хуҗалыгы» кафедрасы доценты Вилия Иванова быел 2020 елда «Югары мәктәпнең алтын исемнәре» конкурсында җиңү яулады.

«Безнең Татарстан» республика форумында «Инновацияләр территориясе» мәйданчыгында энергетика университеты аспиранты, «Җылылык техникасының теоретик нигезләре» кафедрасы һәм «Инженерлык графикасы» кафедрасы ассистенты Вадим Зиннуров җиңде.

Казан энергетика университетының алты кешесе «Татарстан Республикасы өчен 50 иң яхшы инновацион идея» XVI республика конкурсы һәм «УМНИК-Цифровая Россия» программасы буенча федераль грантлар алды.

«Университетының үзенчәлеге — укудан тыш эшчәнлектә студентларның барлык теләкләрен тормышка ашыру»

Университет студентлар өчен тагын нинди мөмкинлекләр бирә?

Казан энергетика университетының үзенчәлеге — укудан тыш эшчәнлектә студентларның барлык теләкләрен тормышка ашыру. Бу спорт, иҗат, хезмәт отрядлары, төрле иҗтимагый оешмаларда катнашу һ.б. Мәсәлән, КДЭУның 4 курс студенты Инга Әскәрова форумда «Чикне киңәйтеп» — Студентларның хезмәт инклюзив отряды» проектын лаеклы тәкъдим итте һәм аны тормышка ашыру өчен 100 мең сум отты.

Быел Казан энергетика университеты командасы армрестлинг буенча Татарстан югары уку йортлары арасындагы ярышларда алтын медаль яулады. Мондый мисаллар бихисап.

Укуга килгәндә, быел безнең университет контракт уку формасында бакалаврлар һәм магистрлар әзерләү буенча максатчан белем бирү программаларын уңышлы гамәлгә ашырды.

Студентларның теоретик һәм практик белемнәрен үзләштерүнең сыйфатын күтәрү өчен быел релейлы саклау һәм автоматика буенча яңа уку-укыту лабораториясе эшләнде. Җиһазларны «Челтәр компаниясе» АҖ түләүсез нигездә тапшырды. Вуз базасында электромобильләрнең зарядка алу җайланмаларын тикшерү буенча уку-укыту һәм фәнни лаборатория төзелеп килә. Мондый җайланма университетыбыз территориясендә урнаштырылган һәм уңышлы сынау үтте.

8 декабрьдә без Татарстанда университет кысаларында беренче тапкыр «Кайнау ноктасы» («Точка кипения») үзәген ачтык. «Кайнау ноктасы» — ул Стратегик инициативалар агентлыгының илкүләм технологик инициативаның бурычларын хәл итүгә юнәлдерелгән федераль проект.

«Кайнау ноктасы» — фикер алышу һәм яшьләр тәкъдим иткән идеяләрне гамәлгә ашыру мәйданчыгы булачак. «Кайнау ноктасы» — барлык хәрәкәт итүче көчләрне — фән, мәгариф, бизнес һәм дәүләтне берләштерү өчен иң уңайлы мәйданчыкларның берсе. Нәкъ менә шуңа күрә безгә укырга кергән абитуриент югалып калмаячак һәм студент тормышында кайнап яшәячәк.






Загрузка...


Глава Марий Эл Юрий Зайцев
Марий Эл

75-летнюю улицу отремонтируют в Йошкар-Оле по распоряжению Зайцева


Спорт в Марий Эл
Марий Эл

Режиссер "Бременских музыкантов" из Йошкар-Олы построит футбольное поле в родном дворе


Загрузка...

Все новости спорта сегодня


Новости тенниса
Стефанос Циципас

Греческий теннисист Стефанос Циципас поблагодарил мать за советское воспитание


Загрузка...


123ru.net – это самые свежие новости из регионов и со всего мира в прямом эфире 24 часа в сутки 7 дней в неделю на всех языках мира без цензуры и предвзятости редактора. Не новости делают нас, а мы – делаем новости. Наши новости опубликованы живыми людьми в формате онлайн. Вы всегда можете добавить свои новости сиюминутно – здесь и прочитать их тут же и – сейчас в России, в Украине и в мире по темам в режиме 24/7 ежесекундно. А теперь ещё - регионы, Крым, Москва и Россия.


Загрузка...

Загрузка...

Экология в Марий Эл
Марий Эл

Сельчане в Марий Эл готовятся к пожароопасному периоду





Путин в Марий Эл
Москва

Уроженец Кировской области с позывным Струна стоял на параде рядом с Путиным


Лукашенко в Беларуси и мире
Минск

Лукашенко рассмотрит заявление об убежище от польского суди Шмидта




123ru.netмеждународная интерактивная информационная сеть (ежеминутные новости с ежедневным интелектуальным архивом). Только у нас — все главные новости дня без политической цензуры. "123 Новости" — абсолютно все точки зрения, трезвая аналитика, цивилизованные споры и обсуждения без взаимных обвинений и оскорблений. Помните, что не у всех точка зрения совпадает с Вашей. Уважайте мнение других, даже если Вы отстаиваете свой взгляд и свою позицию. Smi24.net — облегчённая версия старейшего обозревателя новостей 123ru.net.

Мы не навязываем Вам своё видение, мы даём Вам объективный срез событий дня без цензуры и без купюр. Новости, какие они есть — онлайн (с поминутным архивом по всем городам и регионам России, Украины, Белоруссии и Абхазии).

123ru.net — живые новости в прямом эфире!

В любую минуту Вы можете добавить свою новость мгновенно — здесь.





Зеленский в Украине и мире

Навальный в Марий Эл


Здоровье в Марий Эл


Частные объявления в Йошкар-Оле, в Марий Эл и в России






Загрузка...

Загрузка...



Анастасия Волочкова

Поклонники в печали! Анастасию Волочкову засняли на Мальдивах в трауре



Йошкар-Ола

Оперный певец из Йошкар-Олы поставил сказку «Алиса в стране чудес»

Друзья 123ru.net


Информационные партнёры 123ru.net



Спонсоры 123ru.net