Запорожье татарлары Муса Җәлилне искә алды
(Казан, 24 февраль, «Татар-информ»). Шушы көннәрдә Запорожьеда «Сузирья» милли мәдәниятләр үзәгендә Муса Җәлил истәлегенә багышланган иҗади милли кичә узды. Анда Запорожье «Алтын Ай» татар мәдәнияте үзәге, ислам динен тотучылар, Запорожье өлкә мәдәният һәм сәнгать үзәге әйдәп баручы белгече Ирина Закорлюки, күпмилләтле шәһәрнең коммерцияле булмаган оешмасы вәкилләре, «Пигмалион» театр студиясе, Запорожье әдәбиятчылары, студентлар һәм китапханәгә килүчеләр катнашты, диелә Бөтендөнья татар конгрессы сайтында. Очрашу башланыр алдыннан Запорожьеда ислам мәдәни үзәге имамы Мөхәммәд Мәмүтов һәм «Алтын Ай» татар мәдәнияте үзәге җитәкчесе Рәхимә Әхмәрова сәламләү сүзе белән чыгыш ясады. Вахит Әхмәров «Моабит дәфтәрләре» циклы шигырьләрен дөньяның төрле телләрендә укыды. Людмила Ерёменко, Запорожье әдәбиятчысы Валентина Визирская һәм башкалар башкаруында Җәлилнең шигырьләре украин телендә яңгырады.