Мишустин: 23 февраль - батыр һәм көчле рухлы кешеләргә карата тирән хөрмәт билгесе ул
(Казан, 23 февраль, «Татар-информ»). Ил Премьер-министры Михаил Мишустин Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановны Ватанны саклаучылар көне белән котлады. Ул бу бәйрәмне россиялеләр батыр һәм көчле рухлы кешеләргә хөрмәт белдерү өчен билгеләп үтәләр, дип искәртте. «Үзен җиңел булмаган хәрби хезмәткә багышлаган һәм тыныч вакытта Россиянең илкүләм мәнфәгатьләрен яклаган, гражданнарның тынычлыгын саклаган, илебезнең заманча үсешенә үз өлешен керткән кешеләргә хөрмәт билгесе ул», - диелә котлау телеграммасында. Ил Премьер-министры Россиянең Кораллы Көчләр ветераннарына аерым игътибар бирде. «Һәм, әлбәттә, бүген без батырлык, фидакарьлек һәм офицер бурычына тугрылыклары һәрвакыт патриотизм һәм Ватанга мәхәббәтнең иң югары билгесе булган Кораллы Көчләр ветераннарын аерым рәхмәт хисе белән хөрмәтлибез», — дип йомгаклый РФ Хөкүмәте Рәисе.