Казанда Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте кабаттан бастырылачак
(Казан, 18 февраль, «Татар-информ», Зилә Мөбәрәкшина). Якын арада татар әдибе, тарихчы һәм дин эшлеклесе Ризаэтдин Фәхретдиннең «Мәшһүр хатыннар» хезмәте нәшер ителәчәк. «Китапта авторның шәрехләмәләре бирелгән, ислам дөньясында танылган 500дән артык хатын-кызның биографиясе тупланган. Гайниҗамал Яушева, Мәһрүбҗамал Акчура, Маһри Баруди, Мөхлисә Бубый, Фатима Аитова кебек татар гүзәл затларыбыз да бар», — диде филология фәннәре кандидаты Алсу Хасавнех. Аның сүзләренчә, әлеге китап соңгы тапкыр 1904 елда Оренбургның «Бертуган Кәримовлар» нәшриятында бастырылган.