Азнакайда музейларның роле турында сөйләштеләр
(Азнакай, 17 февраль, «Татар-информ», « Маяк », Резидә Шәрипова). Бүген Туйкә авылы мәдәният йортында Азнакай районы төзелүгә — 90, Туйкә авылына 280 ел тулуга багышлап, «Бүгенге заманда музейларның роле» дигән темага семинар узды. Анда районыбызда эшләп килүче музей җитәкчеләре һәм мәдәният хезмәткәрләре катнашты.
«Үткәне юк халыкның киләчәге юк, дип юкка әйтмиләр. Безнең һәр авылда, учреждениедә диярлек музейларыбыз бар. Соңгы елларда бу юнәлештә эш бераз сүлпәнләнде. Аны активлаштыру, тарихыбызны барлауны дәвам итү сорала», — диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин чараны ачып.
«Музейларны яңартырга, экспонатлар белән баетырга, элекке хуҗалыклар, җитәкчеләр, сугыш ветераннары турында истәлекләрне җыярга кирәк. Балалар тарихны, авылның ничек яшәгәнен, нинди уңышларга ирешкәнен белеп үссен», — дип буоычлар билгеләде ул.
Районда 58 музей сертификат алган. Алар арасында «Иң яхшы музей» бәйгесе игълан ителеп, семинар барышында җиңүчеләргә бүләкләр тапшырылды. Бәйгедә барлыгы 26 музей катнашкан.
Докладчыларның чыгышында музейлар эшчәнлеге, алдынгы тәҗрибәләр яктыртылды. Үчәлле һәм Туйкә авылы фольклор коллективларының милли йола күренешләре, Резеда Гыйләҗева һәм аның җитәкчелегендәге мәгариф хезмәткәрләре хоры чыгышы, фойеда кул осталары күргәзмәләре семинарга бәйрәм төсе өстәде.
Соңыннан кунаклар Туйкә авылы музее белән таныштылар. Аның җитәкчесе, авылның ветераннар советы рәисе Фаяз Зәйдуллин һәр экспонат турында тәсфилләп сөйләп, кызыклы экскурсия уздырды.