Полиция бер ай элек югалган Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Полиция Казан кешесен эзләүдә ярдәм сорый. Аның югалганына бер айга якын вакыт узган. Казанда яшәүче хатын-кыз полициягә мөрәҗәгать иткән. Аның 33 яшьлек ире Артур Вәлиев 31 гыйнварда иртән өеннән чыгып киткән һәм югалган. Бу турыда «Татар-информ» агентлыгына Россия Эчке эшләр министрлыгының Казан буенча идарәсендә хәбәр иттеләр. Ир-ат соры олимпийка, караңгы зәңгәр джинсы, көрән кышкы ботинка кигән, үзе белән паспорты булган. Хәзерге вакытта ир-ат федераль эзләүгә игълан ителгән. Полицейскийлар республикада яшәүчеләргә һәм кунакларга югалган ир-атны эзләүдә ярдәм сорап мөрәҗәгать итә. Артур Вәлиев турында мәгълүматы булучылар 8-843-221-45-03 («Авиатөзелеш» полиция бүлегенең кизү часте) һәм 8-906-111-04-91 (җинаятьчеләрне эзләү бүлеге) телефоннары буенча полициягә мөрәҗәгать итә ала.