Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ»). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Мәскәү политехника университетында булды.
Татарстан Республикасы Президенты Инжиниринг үсеше үзәген һәм спорт автомобильләренең проект-җитештерү лабораторияләрен, механик эшкәртү, композицион материаллар карады, «Сәнәгать дизайны» фәнни-техник үзәгенең эше белән танышты. Бу турыда республика җитәкчесенең матбугат хезмәте хәбәр итә.
Шулай ук югары уку йорты ректоры Владимир Миклушевский белән очрашу узды. Алар фән һәм мәгариф өлкәләрендә хезмәттәшлек перспективалары турында фикер алышты.
Мәскәү политехника университеты зур предприятиеләр (КАМАЗ, Казан вертолет заводы һ.б.), шулай ук Иннополис университеты белән хезмәттәшлекне дә кертеп, Татарстан белән берничә юнәлеш буенча тыгыз хезмәттәшлек итә. Бүгенге көндә политехника университетында Татарстаннан йөздән артык кеше укый.