Миңнеханов Башкортстан һәм халык санын алу турында: Без тугандаш халыклар, талашмабыз
(Казан, 17 февраль, «Татар-информ», Ксения Перепеченова). Татарстан һәм Башкортстан тугандаш халыклар булып кала, һәм якынлашып килүче халык санын алу таркалуга сәбәп булмаячак. ТР Президенты Татарстанның Россиядәге Тулы вәкаләтле вәкиллеге каршындагы медиаклуб утырышында шундый фикер белән уртаклашты.
«Татарстан һәм Башкортстан — тугандаш халыклар. Әйе, мөгаен, ниндидер этапта җитешсезлекләр булгандыр. Әмма безнең позиция — мөнәсәбәтләрне саклап калу. Безнең бүлешәсе әйберебез юк. Әйтерсең, без башкортлардан нидер алабыз яки алар бездән ала!
Халык санын алу — һәр кешенең үз эше, башкорт яки татар булып языласын һәркем үзе хәл итә. Барыннан да элек иң мөһиме, аның күңелдә кем булуы. Катнаш никахлар бар, һәм кеше үзе хәл итәргә тиеш (Халык санын алганда үзләрен рус дип яздыручылар да бар). Бу аларның карары. Без ачуланышмыйбыз», — диде Татарстан Президенты.
Татарстанның профессиональ командасы булган Башкортстан җитәкчелеге белән мөнәсәбәтләре яхшы, диде Рөстәм Миңнеханов.
Искәртәбез, Бөтенроссия халык санын алу агымдагы елның сентябрендә узарга тиеш.